20-нче марттан Татарстан Милли китапханәсе китаплар бирүне яңарта. Казанлылар- китап укучылар билетын рәсмиләштерә, китапны өйгә алып кайта яки китапханә залларында укый алачак. Китап бирү башланыр алдыннан укучылар өчен бай программа әзерләнгән, ягъни китапханә буенча экскурсияләр, мастер-класслар, кино күрсәтүләр. Милли китапханәгә рәхим итегез.