Яхшы китап — иң ышанычлы юлдаш, дип юкка гына әйтмиләр. Республикабызның китап нәшрияты үзенең 100 елдан артык тарихы белән сокландыра. Нәшрият күпсанлы китаплар аша, укучы күңеленә туган телебезне сакларга, үстерергә омтыла, ел саен яңа китаплар нәшер ителә. Бүгенге актуаль әңгәмә сәхифәсе кунагы Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин.