Тапшырубызны яңа басылган китаплар белән таныштыручы “Китап” сәхифәсе белән дәвам итәбез. Сүзне журналист Ләлә Зәйнуллинага бирәм.
“Казан утлары” журналы “Әдәби кафе”да кесә китабы форматында чыккан — Фирдәвес Хуҗинның “Суслонгер” китабын тәкъдим итте. Әлеге басма Татарстан китап нәшриятында 2 мең данә белән басылган.
Дөньяга коточкыч афәте белән таралган “Суслонгер” – “Казан утлары” китапханәсе сериясендә чыккан унынчы китап. Китап авторы Фирдәвес Хуҗин Алабуга районы Илмәт авылыннан, бүген дә туган төбәгендә яши.
Кичәдә күп кунаклар, әдәбият белгечләре, язучылар катнашты.
Фирдәвес Хуҗин үзенең “Суслонгер” әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны, андагы вәхшилекне укучыга җиткерә.
Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачыла.
Сугыш елларында Суслонгерда – 10 мең кеше үлеме фаразланса да, чынлыкта күпме язмышларның сындырылуы әле дә куркыныч сер булып кала килә.
***
Яңа китаплар белән танышу өчен көннән-көн мөмкинлекләр арта. «Китап club» ресторанында язучы Ольга Иванованың XIV–XV (14нче 15нче) гасыр вакыйгаларын чагылдырган «Бөек Урда» китабы укучы хозурына чыкты.
Китапта Туктамыш хан белән Аксак Тимернең бәрелеше, Алтын Урданың таркала башлау вакыйгалары бәян ителә. Тарихи басмада Туктамыш, Аксак Тимер, Җәләлетдин, Идегәй, Олуг Мөхәммәт, Мәхмүт кебек тарихи образларның язмышлары тасвирлана.
Ольга Иванова — «Нурсолтан», «Сөембикә», «Гәүһәршат» китапларыннан торган «Казан ханбикәләре» трилогиясе авторы.
«Иң авыры — тарихи вакыйгаларны, шул мохитне күз алдына китерү. Тарихи образлар булып сөйләшергә, бөтен нечкәлекләре белән аларның киемнәрен тасвирларга, шәһәрләрне сурәтләргә кирәк булды. Укучы өчен ул кызыклы булып тоелгандыр. Тарихи вакыйгаларны мин җиңел тел белән сурәтләргә тырыштым» — ди Ольга Иванова.
Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Хуҗин Ольга Иванованың китапларын укып, тарихи роман жанры белән кызыксына башлавын әйтте.
Ольга Иванова хәзерге вакытта бишенче романын иҗат итә. Чираттагысы (XIV) 14нче гасырда Алтын Урда чорында яшәгән төрки-татар әдибе Сәйф Сараига багышлана.
Китап — безнең иң зур хәзинәбез. Шушы байлыктан мәхрум калмыйк. Исән, имин булыйк!