Илебездә мөһим вакыйга — халык санын алу бара. Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты «Уфа өязе татарлары» һәм «Татарлар җанисәпләрдә» китапларын нәшер итте. Халык санын алу чорында әлеге басмалар аеруча актуаль. Китапларның электрон варианты да бар.
Татарлар җанисәптә XVI гасырдан бирле теркәлә. Ул вакытта халык санын исәпкә алу нигездә салым җыю өчен башкарыла. Китапта соңгы өч гасыр дәвамында Россиядә узган җанисәп, татарның көнкүреше тасвирлана.
«Уфа өязе татарлары» китабында Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан хәзерге авылларда 18нче гасыр башыннан бирле татарлар яшәве турында мәгълүмат бирелә. «Әлеге басмада объектив картина күрсәтелә , чөнки “1722-1782 еллардагы беренче дүрт дәүләт ревизиясе документлары тарихи яктан ышанычлы санала”, ди — Тарих институтының директор урынбасары Марат Гыйбатдинов.
Китап — галимнәр өчен генә түгел, татар халкы тарихы белән кызыксынучы һәвәскәр тарихчыларга, нәсел шәҗәрәсен төзү белән шөгельләнүчеләргә дә зур ярдәмлек.
Җанисәп уңаеннан Тарих институты «Татарлар: төрлелектә бердәмлек” дип исемләнгән анимацион фильм эшләгән. Ун минутлык видеода татар тарихы, милләтнең үзенчәлеге чагыла. Дөньяның төрле почмакларына сибелгән милләттәшләребез турында мәгълүмат китерелә.
Кайларда гына яшәсәк тә, безне уртак тарихыбыз, уртак мирасыбыз берләштерә. Безнең көчебез — бердәмлектә. Бердәм булыйк!
***
Олы буын галимнәргә, әдәбиятчыларга сокланып туеп булмый. Өлкән яшьтә дә алар гел өйрәнүдә, халык арасында, һаман да иҗат итүдә. Гомерен татар халкына, татар фәненә багышлаган фидакарь затларның берсе – Тәлгат Галиуллин.
Фәннәр докторы, профессор, әдәбият галиме, язучы, меңләгән студентларның укытучысы һәм остазы ул
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Тәлгат Галиуллинның «Татар әреме» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
«Татар әреме» китабының беренче өлешендә әдипнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре, повестьлары урын алган.
Икенче өлешендә олы шәхесләр Сибгат Хәким, Гамил Афзал, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, һәм Тәлгат Галиуллинның чордашлары, дуслары, остазлары хакында истәлек-бәяннары тупланган.
Тәлгат Галиуллин язудан әле дә туктамый. Әдәбияткә хезмәт итә.
Тәкъдим итү кичәсендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре, «Бәйрәм» фольклор ансамбле, Илфак Хафизов җитәкчелегендәге «Мизгел» яшьләр театры, «Яшьлек» бию ансамбле чыгыш ясады.
Халкыбызның мәдәни мирасы гаҗәеп бай. Аны әле тагын да өйрәнәсе, туплыйсы бар. Халык саны буенча Россиядә икенче урында торган милләтнең моңа мөмкинлекләре һәм хокукы бар. Милләтебезнең күңел киштәләре елдан-ел баии барсын дигән теләктә бүгенгә саубуллашам.