Татар халкы элек-электән тырыш, һәнәрле булган. Гореф-гадәтләрне саклауда аеруча авыл кешеләре тугрылыклы. Һәр төбәк үзенең балта осталары белән дан тота. Һөнәрчеләр агачка бизәкләр төшергәндә матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да сала. Татарстан китап нәшриятында иҗатның әлеге төрен тирәнтен яктыркан Идел буе татарларында агач кисү сәнгате китабы чыкты. Китап авторы — Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева. Китап сәнгать белгечләре, этнографлар, тарихчылар, педагоглар, киң даирә укучылар өчен тәкъдим ителә.
Туган телебезнең матурлыгы һәм байлыгы бихисап. Балаларыбызда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү – безнең бурыч. Ул-кызларыбыз белән буш вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздырырга теләүчеләргә Зилә Хөснетдинованың “Башваткычлар. Уеннар” китабы файдалы ярдәмлек. Әлеге басмада яңа туган сабыйлардан алып 10 яшькә кадәрле балалар өчен төрле уеннар һәм логик мәсьәләләр тәкъдим ителә. Кече яшьтәгеләр өчен булган уеннар әти—әниләр өчен киңәшләр белән баетылган.
Балалар язучысы, шагыйрь, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Җәүдәт Дәрзаман иҗаты кызыклы маҗараларга бай. “Канатлы каһарман” китабына кергән язмалар укучылар өчен дә мавыктыргыч булыр.
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм үсмерләр әдәбияты махсус проектлар редакциясе мөхәррире, шагыйрь
Теле барның — юлы, абруе, кадер, хөрмәте бар. Балаларда да, өлкәннәрдә дә иҗатка, аң-белемгә тартылу кимемәсен дип, бүгенгә саубуллашам.