Быел сугыш башлануга — 80 ел тулды. Юбилее кайгылы, әмма Данир Закировның «Пермь татарлары Ватан өчен сугышларда» дип аталган китабын тәкъдим итү күңелләргә шактлыклы вакыйга буларак кереп калды. Яңа китап күптән түгел татар конгрессында тәкъдир ителде.
Моңа кадәр дә Пермь татарларының, төбәкне үстерүгә керткән өлешләре, сугыш чорын кичергән буын турында егермедән артык китап бастырылган иде. Ә бу китап 120 татарның батырлыгын тасвирлый.
Яңа китапны танытуга багышланган чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов, Хәрби Дан клубы ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов һәм тарихи юнәлештә эзләнүләр алып баручы галимнәр катнашты.
Китапка кергән исемнәр арасында алты Советлар Союзы Герое, өчәр мәртәбә Дан ордены белән бүләкләнгән дүрт каһарман да бар. Александр Матросовның батырлыгын кабатлаган, гранаталар белән фашист танкы астына кергән Заһир Шакиров турында белергә мөмкин. Сталинградтан Берлинга барып җиткән бердәнбер татар хатын-кызы Әминә Мусабирова турындагы истәлекләр дә игътибарга лаек. Ул фашист самолетларын прожектор белән яктыртып, аларны бәреп төшерүгә булышкан.
Тарихчы галим, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров яңа китапны югары бәяләп авторына Татарстанның мактаулы исемен бирергә кирәк дигән фикер әйтте.
Индус Таһиров билгеләп үткәнчә, китап авторы тарихчы түгел, техник фәннәр докторы, шулай булса да әлеге китап бәһәләп бетергесез әһәмияткә ия.
***
«Әдәби кафе»да «Безнең мирас» журналы мөхәррире, язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның «Мәхәббәтнең канат җиле» исемле яңа китабы тәкъдим ителде.
Әлеге басма Татарстан китап нәшриятында 1200 данә белән чыкты. Китапта шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелгән.
Ләбиб Леронның шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителгән.
Китап- безнең иң зур хәзинәбез. Исән, имин булыйк!