Академик, элеккеге Мәгариф министры Наил Вәлиевнең репрессияләнгән «Әхмәтша хәзрәт Исламшинның язмышы» китабы чыкты.
Басма КГБ архивыннан алынган документларга, дәүләт тарафыннан сер итеп саклана торган материалларга нигезләнеп әзерләнгән. Китап Наил Вәлиевның бабасы, 1950нче еллар башында репрессия корбаны булган Әхмәтша хәзрәт турында документаль стильдә язылган.
Яңа китап Фәннәр академиясендә тәкъдим иттелде.
Әхмәтша хәзрәт 1920нче елларда башка имамнар кебек, тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куйган. Хәзрәт документка кул куйса да, донослар язмаган. Моның өчен тикшерүчеләр аны җәберләргә тотынганнар. Китапта үзәк өзгеч вакыйгалар күп: кул бармакларының кәкрелеге аның һәр бармагын 10-15 мәртәбә сындыру сәбәбе.
Чистайдан ике кешенең доносы нигезендә Әхмәтша хәзрәт Исламшинны 1950 елда 10 елга Кемерово өлкәсенә лагерьга җибәргәннәр. Соңрак билгеле булганча. шул ук тикшерүче, язучы — Аяз Гыйләҗевны да җәберләгән.
Татарстан Фәннәр академиясенең президенты Мәгъзүм Сәлахов китап авыр укыла, әмма яшьләр аны укырга тиешлеген ассыклады. Совет тарихын өйрәнү өчен бу бик мөһим һәм кирәкле чыганак.
Тарихта беренче тапкыр татар һәм якутларның уртак антологиясе нәшер ителде. Ул татар һәм якут язучылары иҗатын тәрҗемә рәвешендә биргән ике китап. Анда 20дән артык әдипнең иҗаты тупланган. Әлеге басмаларны тәкъдим итү кичәсе Казанның «Ногай» кунакханәсе, Тукай залында узды.
Якут һәм татар язучылары дуслыгына нигез электән салына. Хезмәттәшлек узара мөнәсәбәтләрне ныгыта. Нәшер ителгән җыентыкка 20 татар шагыйренең әсәре кергән. Алар арасында Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Рифат Сәләх, Ленар Шәех һәм башка язучылар бар. Проект авторы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Ленар Шәех: “Тамырларыбыз бер, бер-беребезгә карата кан тартуы да көчле”,-ди.
Татар шигырьләрен якут теленә тәрҗемә иткән Рөстәм Каженкин: “Без иң әүвәл дуслык күпере төзедек. Татарстандагы яшь язучылар белән элемтәне ныгыттык. Тамырларыбыз бер булса да, авырлыклар бар. Татар телендә булган гыйбарәләр якут телендә юк, шуңа да һәр сүз өстендә аерым эшләргә туры килде”. (Рөстәм Каженкин якут язучысы, тәрҗемәче (перевод бн)
Якутия Язучылар берлеге рәисе урынбасары Гаврил Андоро,сов әйтүенчә, якут теленә тәрҗемә иткән антологияне китапханәләргә таратканнар. Димәк, Якутиядә дә татар шагыйрьләрен укыйлар.
Мәңгелек туңлык хөкем сөргән тарафта көн күрүче, кардәш төрки халыкларның хис-тойгылары аша язылган шигырьләр һәркем күңеленә хуш килер дигән теләктә бүгенгә саубуллашам.