Шул исемдәге интерактив күргәзмә залларында балаларга татарча әкиятләр укып, татар бизәкләренең барлыкка килүен аңлатачаклар.
Һәр кешенең иң кадерле әйберләреннән берсе – туган теле. Ана телебезне яшь буынга тапшыру – безнең төп бурычыбыз да булып тора.
Республикабызда Туган тел көнен зурлап билгеләп үттеләр. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният үзәкләрендә һәм музейларда телебезне һәм мәдәниятебезне саклау буенча чаралар узды. Махсус әлеге бәйрәм өчен Казан Кремле музейлары да интерактив чаралар тәкъдим итте. Шуларның берсе – “Кремльдә әкиятләр!”
Туган телен кадерләгән халык үзе кадерле булыр. Кремль күргәзмә залында балаларга уен зонасы ясалган. Әти-әниләр һәр шимбә төшке аштан соң күргәзмәләр караган арада баларын биредә калдырып тора алалар.
Кыска-кыска хикәятләрдән балалар халкыбыз тарихын да өйрәнә. Әкият тыңлаганнан соң рәсем ясасаң да була. Укытучы ярдәме белән нәни кунаклар чүлмәккә татар бизәкләре ясады. Әти-әниләр кырыйда сөенеп утырды.