Шушы көннәрдә «Мир» кинотеатрында мәдәният идарәләре (бүлекләре) башлыклары, республика муниципаль берәмлекләре киноучреждениеләре җитәкчеләре һәм методистлары катнашында республика киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештырды.
Киңәшмәнең төп темасы 2021 елга йомгаклар ясау һәм якындагы елга кинотармак үсеше перспективалары һәм стратегиясе турында фикер алышу. Шулай ук 2022 елга репертуар планы, милли кинопремьералар һәм балалар фильмнары керә.
Шулай ук Татаркино балалар һәм яшьүсмерләр өчен кулай уңайлыклар тудыра. Шуларның берсе 2020нче елда мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган Пушкин картасы проекты буенча фильмнарны карау мөмкинлеге.
Республикакүләм киңәшмәдә 40тан артык район вәкилләре белән берлектә 2022нче елга планнар корылды. Шуларның берничәсе: Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Бөтендөнья балалар мультфест кинофестивале. Татарстан фильмнарының электрон каталогын булдыру.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.