Казан кабул итәчәк бердәбер зур спорт чарасы түгел. БРИКС Саммиты белән беррәттән, киләсе елда БРИКСның халыкара спорт уеннары да узачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.
Анда 25 ил вәкиле катнашыр дип көтелә. Алар егерме спорт төре буенча ярышачак.
Шул исәптән, милли — БРИКС әгъзалары өчен. Россиядәнбукөрәшбилбаукөрәше. Хәзерге җәйдә дә кызыклы чаралар күп. Июль программасында Россия кубогы, җилкәнле спорт буенча ил чемпионаты һәм беренчелеге, Бөтенроссия урам уеннары, йөзү буенча ил Кубогы финалы, шулай ук Фиджитал уеннары. Һәм әлбәттә, футбол буенча Россия супер кубогы матчы.