Киләсе атна ахырына кадәр 30 миллионнан артык пенсионер 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак. Болар-пенсияне банк картасына күчерүчеләр. Өйгә акча алучы гражданнарга өстәмә сумма 3-нче сентябрьдән соң киләчәк.
Бернинди гаризалар да язарга кирәкми. Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ил Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия»съездында башкарырга кушты.