Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде.
«Цифрлаштыру – үзмаксат түгел. Бу, беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтен арттыру мөмкинлеге бирә торган корал. Алга таба «цифр» га күчү өчен безгә принципиаль рәвештә яңа катлаулы мәсьәләләргә алынырга кирәк», – диде ул.