Башкалабыз Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирнын ярышларына старт бирелде инде. Иртәгә 21 нче февралдэ рәсми төстә ачылыш тантанасы була. Бүген киләчәк Уеннарының төркем этаплары уза.
Боз аренасында фиджитал-хоккей буенча, ике матч узачак: Латвия һәм Россия, Мексика һәм Казахстан командалары арасында. Шулай ук Казан теннис академиясе мәйданчыгында, Казан экспо халыкара кургэзмэ узэгендэ дэ ярышлар була. Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» Казанда 3 нче мартка кадәр дәвам итә. Алар яңа дисциплиналар буенча, заманча технологияләрне кулланып, цифрлы мохиттә һәм физик активлык белән үткәрелә.
Ярышларга билетлар инде сатылып беткән. Бу тамашачыларда әлеге чарага карата зур кызыксыну турында сөйли. Турнирда барлыгы 107 илдән 2 мең кеше катнаша.