Казан ишегалдында электромобильләр өчен беренче заряд станциясе барлыкка килә. Аны «Безнең ишегалды» программасы буенча капиталь ремонт барышында куялар.
Бүгенге көндә шәһәрдә 20дән артык заправка бар, әмма аларның барысы да җәмәгать урыннарында. Ә экспертлар фаразлауларына караганда, 2025 елга электромобильләр берничә тапкыр күбрәк булыр дип фаразланаак, шуңа күрә бу алга таба адым. Әлегә Волгоград урамы, 2 йорт адресы буенча урнашкан ишегалдында бер машина урыны гына бар, аларны шәһәрнең төрле районнарында булдырырга планлаштыралар.