Казанда киләчәк уеннары дәвам итә. Катнашучылар бүләкләр өчен көрәшә. 3 нче мартка кадәр катнашучылар үзләрен виртуаль һәм чын спорт мәйданчыкларында сынап карый ала.
Мавыктыргыч хоккей, футбол уеннары, танклар сугышуын күзәтергә мөмкин. Әлеге ярышлар Россия өчен генә түгел — бөтен дөньяда зур кызыксыну уятты. Бу яңа формат белән бәйле, тулысынча инновацион дип атарга мөмкин — спорт, фән һәм технологияләргә нигезләнгән масштаблы спорт вакыйгасы. Дөньяның 100 иленнән 260 команда һәм 2000нән артык спортчы катнаша. Ярышлар 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Ә Ябылу тантанасында икенче «Киләчәк уеннарын» кабул итәчәк ил исеме билгеле була.
***
Казан Экспода Киләчәк шәһәре ачылды, шул уңайдан бүген кунаклар һәм шәһәр халкы бирегә чакырулы.
Биредә югары технологияле күргәзмә урныштырылган, монда киләчәк уеннары белән якыннанрак танышырга, кайбер спорт төрләрендә үзеңне сынап карарга мөмкин, моның өчен уеннарның демо-версиясе әзерләнгән. Мәйданга керү ирекле, Казан Эспога электричкада яки шаттлда барып җитәргә мөмкин, алар Җиңү проспекты метросыннан иртәнге тугызынча яртыдан кичке сәгатькә 7 кадәр йөри.