«Киләчәк уеннары» башланырга да санаулы көннәр генә калып бара. Турнир Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Киләчәк Уеннарының беренче кунаклары Казанга 15 февральдә килә башлый.
Владимир Путин уеннарны уникал ярышлар дип атады. Алар дөнья тарихында беренче тапкыр уза.Бу хакта ул видео элемтә вакытында әйтте.
“Киләчәк уеннары тагын бер тапкыр хәзерге кешенең гармонияле, алга киткән һәм физик яктан интеллектуаль кеше булуын раслаячак. “Киләчәк уеннары”бу хакыйкатьне тулысынча ачарга мөмкинлек бирер дип ышанам, — диде Владимир Путин.