Актаныштагы күп телле “Адымнар” мәктәбе ничек итеп алга бара? Уку йортының 10 еллыгына багышланган тантанадан репортаж.
Гимназия-интернат урнашкан бина 2005 елда Актанышның өченче мәктәбе буларак ачыла, ә инде 2011 елның 29 октябрендә ул сәләтле балалар өчен гимназия итеп үзгәртелә. Бирегә иң шәп укутучылар һәм сәләтле балаларны бергә җыйганнар. Гимназиядә беренче көннән үк эшли башлаган коллектив менә инде ун ел дәвамында үзләренә йөкләнгән бик зур вазыйфаны башкара-балаларга ана теле белән беррәттән башка телләрдә дә иркен аралашырлык белем бирәләр.
Гимназиядә аерым фәннәрне тирәнтен укыта башлыйлар. Биредә чит телләр үзләштерүгә дә бик зур көч куела, шуңа да гимназиянең полилингваль “Адымнар” мәктәбе системасына күчүэ бер дә гаҗәп түгел.
Гимназиянең күп кенә укучылары Республика һәм Россия күләмендә үткән олимпиадыларда еш кына җиңуләр яулады. Алга таба да “Адымнар” мәктәбе укучылары үзләренең белеме белән аерылып торуына өмет зур.
Гимназия 2011 елда сайлап алынган миссиясенә тугрылыклы булып эшен дәвам итә. Ул миссия — ХХI гасырда милләткә хезмәт итүче һәм дөньяны үзгәртүче татар зыяларын тәрбияләү.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хасанов, Татарстан яңалыклары