Һава торышында бүген дә үзгәрешләр көтелми. Секундына 20 метрга кадәр көчле җил. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә. Кичә булып узган көчле шторм республика халкына уңайсызлыклар тудырды — җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә комачаулык итте – агачлар ауган, түбәләр өзгән фактлар бар. Коткаручылар яңадан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә — машина йөртүчеләргә шәһәр читенә йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр.