Республикада 20нче апрельдән үз изоляция режимы гамәлдә булган вакытта, өйдән чыгуга цифрлы пропускны яңа, унберенче максат буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак –ягъни чәчтарашханәләргә бару.
Республика халкы аларга бару өчен цифрлы пропускларны махсус порталда шәхси кабинет аша гына ала алачак. Бу максат буенча пропускны SMS-хәбәр аша рәсмиләштереп булмаячак. Чәчтарашханәләргә аена бер тапкыр барырга рөхсәт ителә. Пропускның гамәлдә булу вакыты — ике сәгать.Шулай ук республикада яңа чикләү үз көченә керде-ягъни гражданнар- кибетләргә, җәмәгать транспортларында битлексез йөрергә тиеш түгел.