Шушы көннәрдә тарихта беренче тапкыр үткәрелүче бик зур киберспорт турниры башлануга 100 көн калуын билгеләп үтә торган чарада кирегә санауга стартны Россия президенты Владимир Путин бирде.
Ул билгеләп үткәнчә, спорт Россия өчен физик казанышлар гына түгел, гаделлек, тигез хокуклылык һәм гуманизм чагылышы. Уеннар башланганчы 100 көн кала, чара Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә узды. Яңа форматтагы турнирның төп символы Россия буйлап зур сәяхәткә китә һәм хәтта космоста да булачак.