Демография проблемаларын хәл итәргә һәм отышлы шартларда сәнәгать мәйданчыгы булдырырга. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чирмешән районы муниципаль сессиясендә шундый киңәшләр бирде. Парламент җитәкчесе башта берничә социаль объектта булды. Чирмешәндә капиталь ремонттан соң ачылган «Ландыш» балалар бакчасын карады.
Районда 8 кече нефть компаниясе эшләсә дә, икътисадның нигезе — агросәнәгать. Узган ел 9 миллиард ярым сумлык продукция озатылган. Шуларның 3 миллиардтан артыгы кече һәм урта бизнеска туры килә. Мәдәният йортында районда эшләп чыгарылган товарлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сессиядә Фәрит Мөхәммәтшин социаль бурычларны хәл итүдә, халыкка медицина ярдәме күрсәтүдә республиканың булышачагын белдерде.
Иң яхшы авыл хезмәтчәннәре, укытучылар, социаль өлкә хезмәткәрләре дәүләт бүләкләрен алды. Фәрит Мөхәммәтшин татарлар, руслар, чувашлар, мордвалар тупланып яшәгән төбәктә Татарстан халыклары ассамблеясенең вәкиллеген ачты.