Программа хәзер тест режимында эшли. Аның ярдәмендә югары уку йорты студентлары һәм хезмәткәрләренең эшләре сайлап тикшерелә.
КФУ Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән татар телендә чит тексттан үзләштерүләр эзләү буенча авторлык программасын эшләде. Бу хакта КФУның медиапорталында хәбәр ителә.
«Россия халыклары телләрендә, шул исәптән татар телендә дә, үзләштерүләр эзләү программасын эшләү җиңел эш түгел, чөнки рус һәм татар телләре структурасында җитди аермалар бар. Россия халыклары телләрендә язылган фәнни мәгълүматның системалаштырылган мәгълүмат базалары юк. Шуңа да карамастан, бу мәсьәлә бик мөһим, чөнки бу программа һәр татар галименең чын фәнни өлешенә бәя бирергә, мөстәкыйльлекне стимуллаштырырга ярдәм итәчәк», – дип хәбәр итте институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов.
Проект тест режимында эшли башлаган. Хәзерге вакытта эзләү алгоритмнарының эш вакытын оптимальләштерү, аларның сыйфатын арттыру һәм корпусны алга таба киңәйтү һ. б. өстендә эш бара.