Кешенең эчке халәтен чагылдыру беренчел максатым ди, рәссам Зөфәр Гыймаев. Шуңа да күрәсең аның иҗатында портрет жанры аерым урын алып тора. Бу хакта ул юбилей уңаеннан оештырылган «Рәсем сәнгате – минем мәхәббәтем» дип аталган күргәзмәсендә дә искәртте. Рәссамны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, күренекле рәссамнәр, сәнгать әһелләре котлады. Рәссам Зөфәр Гыймаев рәсемнәре гади дә гали дә. Әйтик Әбигә хат килде картинасын аның иҗатының таҗы дисәк тә була.
Зөфәр Гыймаев Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы