Дәүләт Думасы кешеләргә һөҗүм иткән һәм тешләгән эт хуҗаларына штрафлар түләттерә.
Административ кодекс турындагы яңа Нигезләмә ел ахырында үз көченә керә. Ул ике йөз мең сумга кадәр штрафны күздә тота.
Шул ук вакытта кешеләргә һөҗүм итүче этләрнең хуҗаларына гына түгел, хуҗасыз хайваннарны контрольдә тоту мәсьәләсендә эшләмәүчеләргә дә зур күләмдә акча түләргә туры килүе ихтимал. Бу проблеманы хәл итмәгән очракта, түрәләргә ике йөз мең сум штраф салу каралган.