Кешегә исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга.
Исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.
Бала тугач, ата-ананың беренче бурычы — аңа хәерле исем кушу. Ислам динендә балага исем кушуның билгеле бер шартлары бармы? Ошамаган исемне алыштырырга ярыймы? Һәм, ниһаять, исемнең кешенең тормышына тәэсире бармы?