Әлеге сүзләр легендар шәхес, милли вокаль-концерт сәнгатенә нигез салучы Рәшит Ваһаповка багышлана. Менә инде бер гасырдан артык аның җырлары халык күңелендә! Ә иң сөенечлесе – бу җырларны яшьләр башкара.
17 май. Зур концерт залы, 17 нче Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале гала концерты. Оештыручылар әзерләнә, катнашучылар бәйгедән алган хис-кичерешләре белән уртаклаша.
Татьяна cүзләренчә, бүген ул иң зур балачак хыялын тормышка ашырган.
Ваһапов фестивале шәһәрләр белән шәһәрләрне, илләр белән илләрне җыр күпере аша тоташтыра. Фестивальга дөньякүләмендә танылган Талиянең Ла скала опера театры артисты Рузил Гатин, Мариин театры солисты Айгөл Хисмәтуллина, Башкортстанның хәзер инде Татарстанның халык артисты Илһам Вәлиев чыгыш ясады. Мактаулы исемне аңа Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.
Шунысы сөенечле — Ваһапов фестивалендә катнашучылар бәйгенең төп асылын аңлыйлар. Әрмән егете Аршак Алтунян бу фестивальдә икенче ел катнаша.
Шөкер, һәр ел Рәшит Ваһаповның дәвамчылары табыла, ә быелгы фестивальнең гран при иясе дип Алмас Хөсәенов табылды.
Айзилә Батырханова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.