«Ватан тарихнамәсендә Алтын Урданың рухи мәдәнияте (империя һәм совет чоры)». Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында тәкъдир ителгән яңа китапның исеме нәкъ шулай атала. Фәнни хезмәтне кем язган? Аңа нинди бәяләмә бирелгәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан белеп кайтты.
Әлеге китап «Алтын Урда һәм татар ханлыкларының тарихы һәм мәдәнияте» сериясендә тәкъдим ителгән фәнни хезмәт. Аны Илдус Заһидуллин җитәкчелегендә кандидатдык диссертациясе буларак Марат Дәүләтшин язган, әмма фаҗигале рәвештә гомере өзелү сәбәпле яклый алмый кала.
Бик күп эзләнүләр, тырышлык белән тупланган фәнни хезмәткә иҗтыяҗ зур . Шуңа да Маратның әтисе, танылган тарихчы Гамирҗан Дәүләтшин аны китап итеп бастыру эшен башлап йөри.
Фәнни хезмәт рус телендә язылган. Күп санлы фәнни тикшеренүләргә, археологик казу нәтиҗәләренә тарихи этаплар рәвешендә анализ ясалган.
Тәкъдир итү кичәсендә катнашкан галимнәр әлеге китапның әһәмиятен дәлилләп зур бәя бирде.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарсан яңалыклары.