Башкалабыз Казанда 19 нчы мөселман киносы фестивале ачылды. Галиасгар Камал театры каршыдангы мәйданда кызыл каләм буенча фестивалдә катнашучылар, махсус чакырылган кунаклар үтте.Фестиваль ачылышыннан хәбәрчебез репортажы.
19 нчы Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш тантанасы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булып үтте. Төрле илләрдән килгән 700 гариза арасыннан 52 се финалга сайлап алынган .
Фестивальдә катнашучыларны 13 номинация буенча бүләкләделәр.
Оештыручылар 5 көн өчен тыгыз программа әзерләгән, мастер класслар, иҗади күрешүләр, Кремль янындагы ачык һавада фильмнар күрсәтү көтелә.
Миләүшә Гыйльфанова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.