Кеше гомерен коткарып калуда донор канының әһәмияте нинди? Пандемия кан үзәге эшчәнлегенә ничек йогынты ясады? Кемнәр донор була ала?
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры шушы актуаль сорауларга багышланды. Республика сәламәтлек саклау министрлыгының кан үзәге баш табибы Рамиль Тураев барысы хакында да тәфсилләп сөйләде. Студия кунагы шулай ук ковидтан прививка ясату, кан бирү үзенчәлекләре турында тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.