Республика территориясендә янгыннарны галәм мониторингы ярдәмендә контрольдә тотачаклар. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Ул бер тәүлек эчендә гадәттән тыш хәлләр министрлыгына коры үлән яндыру сәбәпле, иллеләп чакыру килүен билгеләп үтте. Хәзер көннәр җылытты, күпләр коры үлән һәм чүп-чарны актив рәвештә яндырып калырга тырыша. Бу атнада гына да шундый ут төртүләр нәтиҗәсендә 6 мең квадрат метр җирдә 37 янгын чыккан. Республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертү турындагы карар апрель ахырында кабул ителергә тиеш. Хәзер үк инде янгын сүндерү бригадалары урыннарда тикшерүгә җәлеп ителгән.