Казанда III республикакүләм блогерлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Иң популяр һәм кызыклы постларның ияләре белән безнең хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов күрешеп кайтты.
Бәйге социаль челтәрләрдән кулланучылар арасында татар телен популярлаштыру максатында оештырылды. “Блогер.Татар” Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла. Узганында Марат Готов улы Әхмәтов җиңучеләрне үзе котлаган иде.
Бәйгедә катнашыр өчен 31 декабрьга кадәр гаризаларны тапшырырга кирәк иде. Җиңүчеләр ике номинация арасыннан сайланды: “Иң яхшы авыл аккаунты” һәм “Авыл турынд иң яхшы пост”. Шунда ук, блогерларны, медиашәхесләрне һәм шәхси аккаунтларның ияләрен дә бүләкләделәр.
Катнашучыларга дүрт төп шарт куелган иде .Беренчедән, бүләкләргә социаль челтәрдәге татар телендә гаилә темасын яктырткан контент авторлары катнаша, икенчедән, бәйгедә яшь ягыннан һәм территориаль яктан чикләүләр юк, өченчедән, катнашырга теләүчеләрнең блогына язылучылар саны буенча чикләүләр дә каралмаган, дүртенчедән,бәйгедә төрле социаль челтәрләрдәге блоглар катнаша ала.
Искәндәр Гыймалтдинов, Илдар Галяутдинов, Татарстан Яңалыклары.