Республикада язгы ташуга әзерлек бара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урыннарда рейдларга чыга. Быел язгы ташу апрельдә башланыр дип көтелә.
Казанда Киндер, Вертлевка, Ноксы һәм Коры елга зоналарында урнашкан йортларны су басудан саклау чаралары күрелә. Бу урынарда су тоткарлыксыз аксын өчен, махсус техника ярдәмендә бозны кисәләр, елга буйларындагы корыган агачларны җыештыралар. Казанда 330дан артык шәхси йортны су басу куркынычы бар, аларда бер меңгә якын кеше яши. Түбәнлекләрдә урнашкан күлләр һәм буаларда да су күтәрелергә мөмкин, әлеге урыннарда да саклык чаралары күрелә.