Бу көннәрдә Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театрында икенче премьера — “Озын-озак балачак” дигән спектакл тәкъдим ителде. Татар — Башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең әлеге повестен махсус уфадан чакырылган режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштерде.Премьерадан- безнең реопртаж
«Озын-озак балачак» повесте – Мостай Кәримнең автобиографик әсәре. Анда автор — Кендек кушаматлы төп герой — XX гасырның 20 нче елларына туры килгән балачагын, сугыш чорын һәм сугыштан соңгы елларын бәян итә. Спектакльнең иҗат командасында, нигездә, уфалылар- Реңиссер Илсур Казакбаев, рәссам-куючысы Альберт Нестеров, хореограф Ольга Даукаева, композитор Мәгулә Мезинова һәм Әлмәт рәссамы Илшат Сәяхов.Алар бергэлэп әлеге классик әсәрне бөтенләй яңа, гадәти булмаган яктан ача.
Спектакльнең төп роле – Кендекне Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкара. Аның белән беррәттән теартының башка артистлары да яңа төрле куелышлы спектакльдә катнашалар.
Спектакль геройларында Мостай Кәрим үзе ачыла. Инсценировка- әсәр кебек үк хронологиягә корылмаган. Минем максатларымнан берсе, балалар һәм аларның әти-әниләренә кызык булган спектакль кую. 10-12 яшьтәге балалар тормышның төп төшенчәләрен инде аңлыйлар. Әлеге әсәр балаларны кешедә Кешене күрергә өйрәтә. Мәхәббәттә үскән бала башкаларга карата мәрхәтәмле, гафу итә, башкаларны аңлый белә, ә бу үз чиратында тыныч-имин дөнья асылыдыр. Әлеге катлаулы текстның фәлсәфәсе шул яктан ачыла», ди ртеиссер Илсур КАзакбаев. Спектаклгә әзерлек 10 нчы августтан башланды.Шунсын да билгеләп үтәргә кирәк, Әлеге куелыш республика-ара тандем “Культура малой Родины- кече ватан мәдәнияте ” федераль программасы кысаларында башкарылды.
Ч.Амири, И.Галяутдинов.