Кече һәм урта бизнес салымнарын түләү кичектерелергә мөмкин. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. Ковид 19 вирусыннан зыян күргән эшмәкәрләр, өстәмә салымнан тыш, барлык салымнарны да 6 айга кадәр вакытка кичектерә ала. Шулай ук транспорт, җир һәм милек салымнары өчен аванс түләүләре дә күчерелә.