Казанның Яңа Татар зиратында күпкырлы талант иясе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел уңаеннан искә алу чарасы узды. Туфан аганы искә алырга туганнары, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар җыелган иде. Аның рухына дога кылынды. Әдипне искә алу чарасын Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ачты. Ул Туфан Миңнуллинның Кама Тамагы районы Олы Мәрәт хуҗа авылында урнашкан туган нигезе, төзекләндереләчәген белдерде.