Казанның Яңа Савин районындагы Марьино күлен чистарттылар. Бу эш апрель аенда ук башланды, күл төбен ләм һәм суүсемнәр баскан иде.
Судан 10 контейнер чүп-чар чыгарылган, су төбеннән үсемлекләрне йолкып алганнар. Ә иң мөһиме табигый грунт суларына юл ачылган, хәзер күл чиста су белән тулып торачак. Якындагы территориягә дә реконструкция ясалды, күл янына керү юлы яңартылды, иркен ял итү, күзәтү мәйданчыклары төзелде, эскәмияләр урнаштырылды, светодиод яктырткычлар куелды, 1000 квадрат метрдан артык җәяүлеләр юлы булдырылды. Казан мэры Илсур Метшин күлне һәм яр буен чистартуда, төзекләндерүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтен белдерде.