Казанның «Шәрык клубы» комплексы ишегалдында беренче тапкыр «Чаткылар» музыка фестивале булып узды. Дүрт көн дәвамында шәһәр халкын Камал театры оркестры концертлары, чакырылган солистлар, коллективлар һәм театр артистлары чыгышлары, шулай ук музыкаль спектакльләр тәкъдим ителде. Балалар өчен оештырылган көндә безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты.
Фестиваль ачылышында Галиәскар Камал исемендәге театр оркестрының узган сезонындагы иң яхшы номерларыннан торган зур концерты булып узды. Концертта чакырылган солистлар һәм театр артистлары катнашты. «Без сезон дәвамында булган иң матур һәм кызыклы номерларны сайладык. Анда төрле жанрлар – классик, академик программа да, театр артистлары катнашында күп кенә театральләштерелгән концертлар да булды, эстрада жанрында иҗат итүче дусларыбыз белән дә актив эшли башладык,- дип сүзен башлап китте итте, театрның директоры Илфир Илшат улы Якупов.
Программада шулай ук «Дөньяның бердәм телендә» камера музыкасы концерты, «Шәрык клубы»нда сезон дәвамында булган иң яхшы номерлар, Камал театры артистлары башкаруында «Башмагым» музыкаль спектакле күрсәтелде. Театр оркестрың «Яңа» дип аталган, ясалма интеллектка корылган концерты тәкъдим ителде. Тамашаның аерым көнендә балалар музыкаль һәм театр коллективлары концерты оештырылды.
«Балалар өчен түгәрәкләрдә генә ябылып калмау, кызыклы мәйданчыкларда чыгыш ясау мөһим. Аларның монда үз талантларын күрсәтергә мөмкинлекләре булды.
Фәннур Хәсәнов, Илдар Гәләветдинов, Татарстан яңалыклары.