Казанның Киров һәм Мәскәү районнары йортларында яшәүчеләр белән Казан Мэры Илсур Метшин очрашты. Очрашу Сабан һәм Бакалея урамнары төзелгән микрорайонда узды.
Хәзер Сабан һәм Бакалея урамнары буенча йортлар янындагы ишегалларын төзекләндерү эшләре бара. Шәһәр мэры җирле активистлар белән сөйләшүдә йортлар буенча җаваплылар өчен шәһәр конкурсын оештыру тәкъдимен хуплады һәм аларның яңартылган ишегалды киңлекләрен алга таба үстерүдәге фикер-тәкъдимнәре белән танышты.
Микрорайонда ремонт эшләре июнь уртасында башланды. Йорт яны территорияләрен юллар, җәяүлеләр урыннары, парковкалар, төзекләндерелгән балалар мәйданчыклары һәм ял итү урыннары аша бердәм системага тоташтыру күздә тотыла. Шул исәптән биредә 3 спорт комплексы, 27 яктырту баганасы, 2 контейнер мәйданчыгы урнаштырылачак. Бөтен территориядә яңа асфальт җәелә.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, быел «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Татарстан башкаласында 460 йортның ишегаллары төзекләндерелгән. Киләсе 3 ел эчендә 4 мең йорт ишегалдын ремонтлау бурычы тора. Шәһәр Мэры ишегалларында эшләрнең җирле халык фикерен һәм теләкләрен исәпкә алып башкарылганлыгын билгеләп үтте.