Хөрмәтле тамашачыларыбыз, “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы кысаларында сезне әдәбият- сәнгать әһелләре белән даими рәвештә очраштырып киләбез. Икмәк булса җыр да була дигәндәй, гомумән мәдәният юнәлеше рухи байлыгыбыз. Ләкин әле бит көндәлек көнкүреш кирәк –яраклары да тормыш иҗтыяҗы. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан йорт өчен мебель ясаучылар янына экскурсиягә барып кайтты.
Әлеге экспериментны Казанның «Победилово» җитештерү мәйданчыгында эшләп карадык. Биредә корпуслы җиһаз ясаучылар арасында иң тәҗрибәлесе “Идел групп” җәмгыяте. Оешканнарына 15 ел. Суда күперми торган торган чималны да алар җитештерә. Рәфкать Мәҗитов әйтүенчә, шкаф ясауда кулланыла торган чимал утка да чыдам. Һәрхәлдә газ плитәсе янында торудан зыян килми. Болар барысы да корпуслы җиһаз ясау өчен кулланыла торган материалның нәрсәдән ясалуына, сыйфатына бәйле. Ә сыйфат-сатып алу өчен беренче таләп. Тәлапне чынга ашыруның төп күрсәткече яңа технологияләр куллану.
Димәк, цифрлы программалар булганда бер кат кисәр өчен җиде кат үлчәп торырга кирәкми. Нәкъ менә компьютер аша идәрә ителгән һәм роботлаштырылган техника бүгенге көн таләбе. Шуңа да әлеге җитештерү мәйданчыгында барлык станоклар да дөньякүләм страндартларга яраклаштырылган. Мондый уңай шартлар арендаторлар өчен дә кулай. Илнур Ялаев биредә бина арендалый һәм йорт өчен корпуслы җиһазлар ясый.
Җиһаз ясаучыларны бер урынга туплаган “Победилово” җитештерү мәйданчыгының гомуми зурлыгы 55 мең квадрат метр.
“Победилово” җитештерү мәйданчыгы директоры Дамир Закиров: «Бүгенге икътисадый шартларга яраклашу өчен иң беренче чиратта сыйфат ягын кайгыртырга кирәк. Без дә әлеге мәйданчыкта өй җиһазлары ясаучы арендаторларга мөмкин кадәр уңай моһит тудырырга тырышабыз. Бирегә эшкә урнашучылар саны гына да йөздән артып китте.»
Татарстанның мебель индустриясендә кулланыла торган заманча технологияләр Россиянең башка төбәкләрендәге җиһазчыларны да кызыксындыра. Киңәшле эш таркалмас дигән борынгылар. Нәкъ шул максаттан «Идел групп» җәмгыте белгечләре ел саен халыкара семинар үткәрә. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында башлана. Гамәли өлеше биредә остаханәләр рәвешендә дәвам итә. Әлеге семинар тәэсирендә Россиянең төбәк җиһазчылары арасында Татарстанда үз филиалларын ачучылар да бар.
Мария Котенкова:» Победилово мәйданчыгында узган елның декаберендә филиалыбызны ачтык. Идел групп җәмгыяте белән үзара тәҗрибә уртаклашып эшлибез. Әлеге халыкара семинарда ел саен катнашабыз Быел җиһаз ясар өчен киселгән урманнарны яңарту өчен ясалган махсус проектыбыз белән дә таныштырдык.»
Яңа технологик алымнарны өйрәнү барышында һәр делегат үз тәҗрбәсе белән уртаклаша. Гомумән, җиһазчылар өчен бүгенге көннең технологик яңалыкларыннан хәбәрдар булу бик мөһим. Корпуслы җиһазны ясауны беренче этабы шушы бүлмәдән башлана. Компьютерга дизайн ясау өчен махсус 3D-модель программасы урнаштырылган.
Җиһазның проектын ясатырга теләүчеләр дизайнерларга үзләре күрергә теләгән бизәк үрнәкләрен дә китерә.
Ура, суга җилгәрә, үзе төяп җибәрә дигәндәй, биредә дә корпуслы җиһаз җитештерү эше шул системага корылган. Кисәләр, кырыйларын эшкәрәләр, тоташтыру өчен махсус уемнар ясыйлар, болар барысы да шушы цифрлы станоклар ярдәмендә башкарыла. Ә фурнитура сайлау — җиһаз ясатырга килүче иркендә. Сыйфатлы йорт җиһазларын яңа технологик ысуллардан башка ясау мөмкин түгеллеген яхшы аңлый Победилово мәйданчыгында эшләүче белгечләр. Ә бирелә бар да заман таләпләренә туры китерелеп башкарыла. Шуңа да конкуренция шартларында эшләү алар өчен чишә алмаслык мәсьәлә түгел.