Август аенда елның иң матур йолдызлар яңгырын күзәтергә мөмкин. Бүген үк башкалабыз Казанны Персеида йолдызлары яктыртачак.Ул кичке сәгать унбердә башлана. Ә 12 нче августтан 13 нче августка каршы төндә, Татарстанда Персеида метеор агымының иң югары ноктасын күрергә була.