Казанның мәктәп яны лагерьлары бу җәйдә ачылмаячак.Эпидемиологик вазгыять яхшырган очракта шәһәр лагерьлары көзге-кышкы сезонда гына ачылырга мөмкин.Бу хакта мәгариф идарәсе хәбәр итте. Әлегә Казан укучылары өчен мәктәп лагерьларын «Күңелле каникуллар” онлайн-сменасы алыштыра. Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында мәктәп яны лагерьлары, балаларны августта кабул итә алачак дип көтелгән иде.