Казанның күпфункцияле үзәкләрендә «Үлемсез полк» акциясе өчен ветераннарның фотоларын бушлай бастырырга мөмкин. Бүгенге көнгә истәлекле йөреш 26-нчы июльгә планлаштырылган.
Фотоны бастыру өчен күпфункцияле үзәкләрнең хезмәткәрләренә Бөек Ватан сугышы катнашучысының фотоcүрәтен һәм мәгълүматларын бирергә кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш. Фото А4 форматында бушлай бастырылачак. Узган ел республиканың күпфункцияле үзәкләренә бу хезмәтне сорап 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән.