Казанның Ирек мәйданында Ленин һәйкәле кабат урынында торгызылды. Дөнья пролетариаты юлбашчысына куелган һәйкәл озак вакытлар начар хәлдә, реставрацияләргә кирәк иде.
Бу эшкә сентябрьдә керештеләр. Аның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына туры килүе дә символик мәгьнәгә ия. Һәйкәлнең таш блокларын Кукмара таш эшкәртү заводында чистарттылар. Бетон нигезне ныгыттылар. Реставрация эшләре 35 миллион сумга төшкән. Һәйкәл эченә киләчәк буыннарга мөрәҗәгать язылган капсула да урнаштырып калдырдылар.