Ел башлануга халык төрле тармакта бәяләр артуга зарлана. Әмма кайбер очракта аларның артуы көтелмәгән яңалык түгел. Казанның җир өсте җәмәгать транспортында йөрүнең ни рәвешле кыйммәтләнүен Фәннур Хәсәнов өйрәнеп кайтты.
Шәһәрнең җәмәгать транспортында пассажирлар һәм йөк йөртүдә яңа тарифлар гамәлгә керде.
Төгәлрәк итеп әйткәндә җәмәгать транспортында акчалата түләүчеләр өчен билет бәясе артмады. Ул 36 сум булып калды. Ә банк яки транспорт карталары белән түләгәндә, бәя 4 сумга артты. Элек 31 булса хәзер 35 сум. Казан мэриясе статистикасына караганда, җәмәгать транспортында пассажирларның 40,2 проценты банк картасы белән түли.
Гражданнарның ташламалы категориясе өчен юл йөрү өчен түләү 2 сумга артты. Бер билет — 25 сум. Әмма шунысын да искәртеп үтик 2023 елда Татарстанда айлык социаль түләүләрне яңа коэффициент буенча индексацияләп транспортта йөрүгә субсидияләр арттырылды. Шулай ук 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр транспортта йөрү картасын алсаң, бер билет бәясе 25 сум гына була.
Татарстанның автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе хәбәр итүенчә, тарифларның
Тарифлар күтәрелүгә инфляция, дизель ягулыгына бәяләр арту, шулай ук комплектлау һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе сәбәп булган.