Башкалабызның Горький паркы белән Ак Барс Арена стадионын Һава күпере тоташтыра ала. Әлеге юл Казансу буендагы Швейцария яшел зонасының матур табигый күренешләре аша узарга тиеш. Яңа проектны Рөстәм Миңнеханов Инвестиция советы утырышында хуплады.
6 проектны тикшерделәр. Татарстан Президенты шулай ук Чаллының 67 нче микрорайонында балалар бакчасын, Югары Ослан районында күзәтү башнясы төзү фикерен хуплады. Яшел Үзәндә күп функцияле зур автокомплекс, зур күләмле йөкләрне саклау һәм эшкәртү өчен бүлү үзәген ачу да күдә тотыла. Сәнәгать паркы аша өстәмә юл булдыру да планлаштырыла.