Әлеге чара – «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Сөйлә» проектларының икенче сезонын йомгаклау тантанасы буларак үткәрелде. Чарадан Искәндәр Гыймалтдинов репортажы.
Дүрт ай дәвамында, 2022 елның сентябрь-декабрь аралыгында, Казан мәктәпләренең 800гә якын укучысы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 250гә якын бала татар биюе хәрәкәтләренә һәм сөйләм осталыгына өйрәнде. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, әлеге балаларның күбесе өчен бу – яңа юнәлешләр. Арада кечкенәдән бию яки нәфис сүз белән профессиональ шөгыльләнүчеләр юк диярлек.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты катнашучылары профессиональ биючеләр, укытучы-хореографлар ярдәмендә татар биюе хәрәкәтләренә өйрәнде. Дәресләр татар телендә узды. «Сөйлә» проекты барышында сөйләм осталыгы буенча мастер-классларны театр артистлары һәм телевидение алып баручылары үткәрде.
«Гәүһәр» фестивалендә проектларның нәтиҗәсе буларак, бер сәхнәдә татар мәдәниятенең ике сәнгать төре – бию һәм нәфис сүз осталыгы бер-берсе белән үрелеп бирелә. Биредә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дәресләрдә алган күнекмәләрен күрсәтәчәк. Чарада остазлар да катнашача.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хамидуллин, Татарстан яңалыклары.