Казанда яшәүче балалар атта йөри, трюклар башкара һәм дөнья кавалериясе тарихы турында белә, шулай ук даими эшләүче кавалерия полкында хәрби-тарихи реконструкцияләрдә катнаша ала. Башкалабызда 1-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр узачак ат спорты курсларына кешеләр җыялар. Проектны «Белый всадник – Ак жайдак» республика ат спорты үзәге тормышка ашыра. 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге казанлылар ат спортының иң мавыктыргыч төрләренең берсен үзләштерә алачак. Ат спорты нигезләренә өйрәтү өчен Татарстанда 80 кешене җыю планлаштырыла. Укыту 4 теоретик дәресне үз эченә ала Экспертлар яшьләрне ат карау кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы белән таныштырачак. Укучыларга татар халкының гореф-гадәтләре һәм дөнья кавалериясе тарихы, шул исәптән Кызыл Армия кавалериясенең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләячәкләр. Уку бушлай.