Казанның Балыкчы бакчасындагы фонтаны тарихи рәвешендә торгызачаклар. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр. Касәдә балыкчы белән скульптура урнаштырылачак – бу композиция бакчада 1936 елда барлыкка килгән иде.
Иске касә урынына, заманча, нык һәм янмый торган материаллар кулланып, охшаш конструкция ясалачак. Өстәмә рәвештә фонтанның тугыз индивидуаль су контуры һәм берничә эш режимы барлыкка киләчәк