«Ел тәрбиячесе» шәһәр күләм бәйгесенең сайлап алу турлары башланып китте. Ачылыш тантанасы Казан шәһәренең «Алтын Хыял» балалар бакчасында узды. Бүгенге көн тәрбиячесе алдында нинди тәләпләр куела? Бу сорауга җавап эзләп без әлеге балалар бакчасына юл тоттык.