Казанның 8 меңнән артык укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итә, алар 160 белем бирү учреждениесендә оештырылган. Сменаларның төп темасы – «Гаилә һәм Туган ил – бердәм».
Смена дәвамында балаларга төрле чаралар тәкъдим ителә: алар квестларда, конкурсларда катнаша һәм тематик фильмнар караячак. Шулай ук театрларга, музейларга һәм күргәзмәләргә бару планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, мәктәп балалрының язгы каникулы башланды. Алар 30 мартка кадәр дәвам итә.
Лагерьлар иртәнге 9 дан көндезге өчкә кадәр эшли. Ата-аналарга уңайлы булсын өчен, дежур төркемнәр дә каралган.